БАРЧАГЫЗ ДА ҮЗ СТЕНАЛАРЫГЫЗДА САКЛАГЫЗ!✅✅✅✅✅
ДӨНЬЯ ҺӘМ АХИРӘТ ӨЧЕН ИРЕКЛЕ РӘВЕШТӘ ДОГА КЫЛУ ҮРНӘКЛӘРЕ
Йә, Раббым! Кулларыбызны күтәреп бер Үзеңнән генә сорыйбыз, чөнки һәркайсыбыз: Син – Аллаһ! – дип шәһадәт китердек. Син – Бердәнбер, Син һичкемгә мохтаҗ түгел, һичкемне тудырмадың һәм тумадың. Һичкем Сиңа тиңдәш булмады.
Йә, Раббым! Син безләрне юктан бар кылдың. Безгә сабый вакытларыбыздан кайгыртучы газиз әниләребезне һәм әтиләребезне бирдең. Аларның күңелләренә безгә карата рәхим-шәфкать салдың. Син безнең өчен иртә белән таңнарны аттырасың, имин ахшамнарны бирәсең, безнең өчен көн белән төнне алыштырасың. Син - безләрне ризыкландырасың, күкләрдән шифалы яңгырларыңны яудырасың. Корыган җирләрне терелтәсең, саргайган җирләрне яшеллеккә күмәсең. Безгә Синең нигъмәтләреңне күрә белергә, рәхмәтле булып яшәргә насыйб итсәң иде.
Йә, Раббым! Сиңа барча мактау-олуглауларыбыз, шөкер-рәхмәтләребез булсын. Син безләрне көферлек караңгылыгыннан иман нурына, ширек караңгылыгыннан тәүхид яктылыгына, наданлыктан гыйлем нурына, гөнаһ һәм бозыклык караңгылыгыннан итәгать нурына чыгардың.
📿Йә, Раббым! Һәркайсыбыз хаталы, көнен дә, төнен дә ялгышабыз, Син гөнаһларны Гафу итүче. Раббым, гөнаһларыбыз күп, әмма Синең рәхмәтең чиксез. Син тәүбә итүче бәндәләреңне яратасың, тәүбәләребезне кабул әйлә, гөнаһларыбызны кичер.
Йә, Раббым! Без Синең бәндәләрең. Барыбыз да Синең кулыңда, Синең хөкемең һичшиксез безгә ирешә, карарың гаделдер. Синнән барча исемнәрең белән сорыйбыз: ул исемнәр белән Син Үзеңне атадың, яки Китабыңда иңдердең, яки мәхлукларыңның берсенә белдердең, яки Үзеңдә яшерен гыйлем итеп калдырдың. Коръәнне калебләребезнең язы, күкрәкләребезнең нуры итсәң иде. Коръән белән кайгы-хәсрәтләребезне алсаң иде. Коръәннән белмәгәннәребезне белергә, онытканнарыбызны искә төшерергә ярдәм итсәң иде. Иртәләрен дә, кичләрен дә Коръәнне укырга, аның белән тормыш итәргә насыйп әйләсәң иде. Кыямәт көннәрендә шушы Китабыңны безнең өчен дәлил итеп, безгә каршы дәлил булудан сакласаң иде.
📿Йә, Раббым! Син кулларын күтәреп дога кылучыларның кулларын буш калдырырга ояласың. Син бәндәләреңнең моң-зарларын ишетеп, һәркайсына ярдәм итәсең. Барлык мәчет-мәхәлләләребезгә, мөэмин һәм мөэминә кардәшләребезгә ныклы иман, бәрәкәтле тормыш бирсәң иде. Безләргә үзара кардәшлектә булырга, бер-беребез өчен сөенеп, кайгырып яшәргә, бер-беребезне Синең ризалыгың өчен сөяргә насыйп әйләсәң иде. Өммәтебезне низаг-фетнәләрдән, дошманнарның мәкерлекләреннән сакласаң иде.
📿Йә, Раббым! Авыруларыбызга шифа, мохтаҗлыкта булучыларга хәерле ризыклар, адашканнарга туры юл, әҗәттә булучыларга ярдәм бир. Бәлагә төшкәннәргә чыгу юлларын күрсәтсәң иде.
📿Йә, Раббым! Бала-оныкларыбызга, киләчәк буыннарыбызга тәүфыйк, һидаять бирсәң иде. Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсаң иде. Гаилә кормаганнарга хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга изге балалар бирсәң иде.
📿Йә, Раббым! Өстебездә имам булып торучыларга, җитәкче-түрәләребезгә ныклы иман, тәүфыйкъ бир. Изге эшләрендә Үзең Ярдәмче бул, явыз эшләрдән Үзең сакла. Имам-остазларыбызга тәүфыйк бир. Аларга үз иманнарына тугры булырга, үз өммәтләрен изгелеккә өндәргә насыйб ит. Өсләрендә булган әманәтне иман белән күтәрергә, хәерле уңышларга ирешергә насыйб әйлә. Безне үзләре дә адашып, башкаларны да адаштыручы имамнардан сакла.
📿Йә, Раббым! Кулларыбызны күтәреп дога кылабыз, Сиңа моң-зарларыбызны сөйлибез. Син кулын күтәреп дога кылучының кулын буш калдырудан ояласың. Йә, Раббым, безләрнең дә кулларыбызны буш калдырма. Догаларыбызны кабул әйлә.
📿Йә, Раббым! Син Разый булган гамәлләрдә булып, ахыр сулышларыбызга кадәр Сиңа тугры калырга, дөнья сүзләребездән ахыр сүзләребезне шәһадәт кәлимәсен кылсаң иде. Әҗәл вакытлары килеп, үлем белән очрашканда безгә ныклык бир, ахыр мизгелләребездә шайтан коткысыннан сакла. Тар каберләргә кереп, караңгы ләхетләрдә фәрештәләр яныбызга килеп сорау алганда, Раббым, безләргә ярдәм итсәң иде. Каберләребезне җәннәт бакчаларының бер бакчасы итеп, тәмуг чокыры булудан сакласаң иде.
📿Йә, Раббым! Бөек Кыямәт көне җиткәч, кешегә мал-мөлкәте, байлык-акчалары да, дуслары һәм туганнары да ярдәм итә алмаган көндә, безләрне Үзеңнең рәхмәтеңдә кылсаң иде. Кешеләр бер сөңге ераклыгында булган кояш эссесе астында михнәт чигеп торганда, безләрне гареш күләгәсендә җыйсаң иде. Гамәл дәфтәрләребезне уң тарафтан биреп, Сират күперләрен гизеп, кайтасы урыныбызны җәннәт бакчалары итсәң иде. Шунда үзебезнең кардәшләребез, гаиләләребез белән җәннәт нигъмәтләрендә сыйланып, тормышларыбызны мәңгелек бәхет-сәгадәттә дәвам итәргә насыйп әйләсәң иде. Безләрне җәһәннәм газапларыннан сакласаң иде. Җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләрдән һәм сүзләрдән ерак кылсаң иде.
📿 Йә, Раббым! Безгә кадәр Үз хозурыңа күчкән, дөньядан иман белән киткән, бездән дога өмет итүче әрвахларыбызны, әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны, газиз кардәшләребезне кичерсәң иде. Тар каберләрен киңәйтсәң иде, караңгы ләхетләрен нурландырсаң иде. Ахыр урыннарын җәннәттә кылып, алар белән җәннәтләрдә очрашып, шунда яшәргә насыйп әйләсәң иде.
📿Йә, Раббым! Кылган гыйбадәтләребезне кабул ит. Безгә Үзеңне искә алуда, Сиңа шөкер итүдә, күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир. Йөрәкләребезне икейөзлелектән, кылган гамәлләребезне риялардан, телләребезне ялганнардан сакла. Тормышыбызның нигезе булган динебезне, яшәү йортыбыз булган дөньябызны, кайтасы урыныбыз булган ахирәтебезне төзәт. Гомеребезне изгелекләрне арттыруга, әҗәлебезне бар явызылыктан котылуга сәбәп ит.
📿Йә, Раббым! Догаларыбызны кабул ит, Син Ишетүче һәм Белүче.
Әмин.